Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күптән түгел "Өйдә бәйрәм" инновацион технологияләр гамәлгә ашырыла.
Әлеге технология юнәлешләренең берсе булып балаларны туган көннәре белән котлау тора. Шушы көннәрдә социаль хезмәт алган кыз котлаулар кабул итте. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә кызны күркәм бәйрәме белән котлады.