Менделеевскида Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 2 июне, җомга

Бу истәлекле көндә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы 35 бала һәм 11 мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды.

Чараның максаты булып бәйрәм атмосферасы булдыру торды.

Җылы сәламләү сүзе белән тантананы "Өмет Яры" үзәге директоры Ильсуяр Зыятдинова ачты. Ул балаларга сәламәтлек, бәхетле балачак теләде.

Моннан тыш Балалар сәнгать мәктәбе укучылары балалар өчен концерт номерлары тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International