"Гармония" үзәге белгечләре балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген Буа шәһәренең үзәк шәһәр паркында Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре аз керемле гаиләләрдән, ятим, инвалид балалар, патронажда торучы гаиләләрдән балаларны чакырды.

Балалар күңел ачу программасында актив катнашты. Чараны үткәрергә Буа ветеринария техникумы студент-волонтерлары ярдәм итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International