"Наркотикларсыз тормыш" Республика акциясе кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психотроп һәм наркотик матдәләр куллануны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар узды.
1 июньдә учреждение медицина хезмәткәрләре "Тәмәке тарту нәтиҗәләре" дип исемләнгән профилактик әңгәмә оештырды. Әңгәмәдә тәмәке тартуны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
2 июнь көнне Чистай медицина училищесының "Шәфкать" иреклеләр берләшмәсе студент-волонтерлары интерактив дәрес оештырылды.