"Кояшкай" үзәге белгечләре ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәнде

2017 елның 2 июне, җомга

Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрне ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр.

Региональ укыту үзәге белгече Олег Сердюков экстрен хәлләрдә кешеләргә медикаментлардан башка ярдәм итү турында сөйләде.

Теоретик материал гамәли эш белән ныгытылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International