Түбән Кама "Веста" үзәге белгече балалар бәйрәме оештырды

2017 елның 2 июне, җомга

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ирина Грошева СТОС рәисе Әлфия Шаехова белән берлектә 8-нче номерлы социаль участогында "Балачак бәйрәме" оештырды.

Чара башында балаларга хәрәкәтле уеннар уйнарга һәм асфальтта рәсем ясарга тәкъдим ителде. Соңыннан балалар №32 гимназия укучылары әзерләгән концерт карады.

Чара ахырында барлык балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International