2017нче елның 2 июнь көнендә Азнакай муниципаль районында югары сыйныф укучылары өчен һөнәр нигезләрен өйрәнүгә багышланган “Бизнес нигезләре” программасы буенча бизнес-проект яклау чарасы уздырылды.
Әлеге программада Азнакайның барлыгы 16 укучысы катнашты.
Чараның төп максаты – укучыларны эшмәкәрлекнең әһәмияте, аның төрле юнәлешләре белән таныштыру, хәзерге заманда эшмәкәрлектә уңышка ирешүдә үз-үзең өстендә эшләүнең мөһим булуын күрсәтү иде.
Проект яклау чарасында Россия кооператив институтының Казан филиалыннан экономика кафедрасы доценты-Н.Борисова, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты рәисе А.Шамсутдинов, Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л.Гафиева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Э.Зарипова, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча башкарма комитет җитәкчесенең ярдәмчесе А.Зигангиров катнашты.
Чараның ахырында укучыларга курс тәмамлау турында сертификатлар өләшенде.