Узган җомгада Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Бергә булдырабыз" проектын гамәлгә ашыру буенча попечительләр советы киңәшмәсе узды.
Чарада Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, "Татэнергосбыт" АҖ Бөгелмә бүлеге филиалы начальнигы Альберт Касыймов, Бөгелмә электр челтәрләре "Челтәр компаниясе" ААҖ директор урынбасары Риф Мөхәммәдиев, Бөгелмә шәһәре тикшерү идарәсенең тикшерү комитеты тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Афлятунов, "Лик Мастер" ҖЧҖ директоры Елена Сергушева, шәхси эшмәкәр Шарафат Ахадов катнашты.
"Проект кысаларында учреждениедә кунакнамә бүлмәсе, "Өй кухня" остаханәсе, иҗат кабинеты барлыкка килгән. Иганәчеләр ярдәме белән кухня гарнитуры, көнкүреш техникасы, савыт-саба, электропич алынды", - дип сөйләде очрашуда катнашучыларга "Ялкын" приюты директоры Наталья Әхмәтова.