Бүген, 1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Балалар иминлеге безнең кулда" дигән акция үткәрде. Шәһәр халкына “Җәй вакытында балаларның иминлеге” дип исемләнгән тематик буклетлар таратылды.
"Алда җәйге өч айлык яллар көтә. Бу вакытта балаларыбыз өчен кызыклы эшләр, экскурсияләргә бай. балаларны машиналар йөрү өлешендә, паркларда, урманда үзләрен тотарга өйрәтергә кирәк", - дип өнди үзәк белгечләре.