Кичә, 1 июнь көнне “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар Алабуга янгын күзәтчелеге частендә булды.
Экскурсия янгын сүндерү автомобилен карау белән башланып китте. Балалар янгын часте төзелеше, янгынчылар эше үзенчәлекләре белән танышты.
Экскурсия хезмәт урыннарын карау белән дәвам итте. Балигъ булмаганнар элемтә пунктында булдылар, шулай ук балаларга гадәттән тыш хәлләр министрлыгында булган һөнәрләр турында сөйләделәр.