Бүген Петербург халыкара икътисад форумында якындагы 20 елда халыкны эш белән тәэмин итү структурасының үзгәрешләре турында фикер алыштылар

2017 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген Петербург халыкара икътисад форумында узган "Индустрия 4.0" : эшсезлек яки хезмәт базары структурасы үзгәреше?" панель сессиясендә катнашты.

Чарада түбәндәгеләр чыгыш ясады: Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Ольга Голодец, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, Израиль юстициясе Министры Айлет Шакед, Intel Corporation Вице-президенты Кристиан Моралес, (Ворлдскиллс Россия)" Профессиональ берләшмәләр һәм эшче кадрлар үсеше” Агентлыгының Генераль директоры Роберт Уразов, "КАМАЗ" ҖАҖ Генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар.

Якындагы егерме ел эчендә сәнәгатьне автоматлаштыру якынча 40% эш урыннарын киметүгә китерәчәк. хезмәт базарындагы революцион үзгәрешләргә әзерләнү өчен нинди карарлар кабул итәргә кирәк? Халыкны эш белән тәэмин итү структурасы ничек үзгәрәчәк? Үзмәшгульлек эш белән тәэмин итү проблемасын хәл итә алачакмы? Бу һәм күп кенә сорауларга очрашуда катнашучылар җавап табарга тырышты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International