Бүген, 1 июньдә Зәйдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Елмаю дөньясында" социаль-анимацион чара узды.
Бәйрәм "Орион" сәүдә үзәгендә "Радуга" уен бүлмәсендә оештырылды. Күңелле анимацион тамаша "Фиксики" мультипликацион геройлар катнашында узды. Балалар батутта сикерде, карусельләрдә атынды, җырлады һәм биеде.
Зур кызыксыну белән балалар "Лабиринт" уенында катнашты. Чара чәй табыны артында тәмамланды.