Кукмарада балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Комсомол мәйданда балигъ булмаган балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар үткәрде.

Район шәхси эшмәкәрләр ярдәме балалар өчен белән канцелярия кирәк-яраклары әзерләнде.

Чара тәмамлангач, балигъ булмаганнарга призлар тапшырылды. Балалар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International