Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Җиңү паркында квест-уен оештырды.
Бу чарада күп балалы гаиләләрдән балалар катнашты. Катнашучылар өчен биш станция оештырдылар. Биредә балаларны "Мәрхәмәтле йөрәк" волонтерлары отряды конкурслар һәм спорт чаралары белән каршы алды.
Бәйрәм ахырында һәр бала спонсорлардан таталы бүләкләр алды. Аннары Минзәлә драма театрына барды.