Кичә, 31 май көнне туган якны өйрәнү м узеенда Хезмәт Ветераннарының район яшьләре һәм мәктәп укучылары белән очрашуы узды.
"Чын күңелдән" исеме астындагы чара Россия пенсионерлар Берлеге һәм район Ветераннар Советы "Өмет" халыкка оциаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, туган якны өйрәнү музее, Биектау районы администрациясе ярдәмендә мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылды.
Очрашу "Өлкән кешенең социаль портреты" конкурсына йомгак ясауга багышланган иде. Мәдәният бүлеге тарафыннан концерт оештырылды. Чара барышында Хезмәт Ветераннарын хөрмәтләү, конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.