"Шәфкать" үзәге базасында чираттагы супервизия узды

2017 елның 2 июне, җомга

Шушы көннәрдә Сарман "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы профессиональ супервизия узды.

Учреждение хезмәткәрләреннән тыш чарада Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Мөслим, Ютазы, Актаныш, Әлмәт, Сарман районнарының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Супервизияне Сарман муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова ачып җибәрде.

Аннары Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Чернова 442 нче Федераль законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләп узды.

Чара эшлекле уен белән дәвам итте. Барлык катнашучылар да фикер алышуда актив катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International