Нурлат "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларны яклау көне кысаларында кечкенә социаль хезмәт алучылар өчен төрле чаралар оештырды.
Иртә таңнан шәһәрнең үзәк мәйданында "Күңелле шәһәрчек" уен мәйданчыгы оештырылды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балалар өчен төрле конкурслар һәм уеннар үткәрде.
Бәйрәм "Карусель" балалар үзәгендә дәвам итте. Үзәк администрациясе балалар өчен күңел ачу программасы әзерләде, 5D-кинотеатрында фильм күрсәтте.
Моннан тыш, “Гармония” үзәгендә "Мин горурланам туган илем белән" балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашучылар мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.