Балаларны яклау көне кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы күңел ачу программасы оештырылды.
Спорт-уеннарыннан соң, балалар паркында Я. Гашек музеенда гадәти булмаган иҗади күргәзмәдә булдылар. Биредә үзәк карамагындагыларның хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирзянова җитәкчелегендә башкарылган композицияләр тәкъдим ителгән.
Шулай ук яшь тамашачылар драма театрында да булдылар.