Республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагындагылары арасында II шахмат һәм шашка буенча турнир узачак

2017 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары һәм психоневрологик интернат карамагындагылар арасында шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрәчәк.

Чараның максаты – шахмат һәм шашка спортын популярлаштыру, зарарлы гадәтләрдән арындыру, Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләре карамагындагыларның интеллектуаль сәләтен һәм логик фикерләүен үстерү.

Ярышлар 2017 елның 15 июнендә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 30 (2 кат СҮ Бахабир) "Фианкетто" шахмат клубында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International