Кичә Түбән Кама "Балкыш" социаль приютында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чараның беренче өлешендә тәрбиячеләр әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннары Олы Афанас авылы мәдәният йорты иҗади төркем коллективы һәм волонтерлар ярдәме белән концерт оештырылды.
Моннан тыш, волонтерлар балаларга "экоВесна2017" лотерея билетлары һәм шоколадлар өләште.
Аннары балалар кунакларга үзенең мини-концертын тәкъдим итте.