Яңгыр явуга карамастан, Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Бораулаучылар" паркында күңелле чара оештырды.
Бу чарада социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән балалар, микрорайонда яшәүчеләр һәм №16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе укучылары катнашты.
Катнашучылар биеде, шигырь укыды, рәсем ясады, хәрәкәтле уеннар уйнады.