Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яр Чаллы "Асылташ" социаль приюты кармагындагылар өчен "Автоклуб" коммерцияле булмаган оешма катнашында бәйрәм чарасы оештырылды.
Аниматор балалар белән хәрәкәтле уеннар уйнады, сюрпризлар өләште, ә иллюзионист фокуслар күрсәтте.
Көннең икенче яртысында барсы да ишегалдына чыкты. Биредә балалар ике команда бүленеп, аэрограф һөнәрен үзләштерде.