Алабуга "Яңа йорт" социаль приютында "Балачак бәйрәме" узды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы спорт чарасы оештырылды.

Бу көнне приют карамагындагы балалар янына Попечительләр советы әгъзалары һәм хәйриячеләр җитәкчеләре килде.

Спорт бәйрәмендә ике команда катнашты. Балалар каршылыклар полосасын үтте, туплы уйнады. Мавыктыргыч спорт көрәше күңелле эстафеталар белән үрелеп барды.

Чара барышында чакырылган кунаклар спорт инвентарьлары, татлы призлар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International