Республиканың психоневрологик интернат карамагындагылар өчен мини-футбол буенча турнир оештырачаклар

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә республиканың психоневрологик интернат карамагындагылар өчен мини-футбол буенча турнир оештырачак.

Чараның максаты – Татарстан Республикасы психоневрологик интернат карамагындагыларның актив тормыш рәвешен пропагандалау һәм мини-футболны популярлаштыру.

Сайлап алу ярышлары 7 июньдә 10.00 сәгатьтә берьюлы ике территориаль зонада – Арча һәм Түбән Кама районнарында старт алачак.

Һәр матч 15 минутлык ике таймнан торачак.

Турнирның финалы 8 июнь көнне Чистай психоневрология интернаты базасында узачак дип көтелә. Җирәбә тарту сәгать 10.00 да башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International