Минзәлә халыкка социаль ярдәм итү үзәге белгечләре балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрде

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

"Мирас" патриотик программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Янәшә булу-үзе бер бәхет!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.

Бәйрәмдә күп балалы гаиләләр һәм социаль патронатта торучы гаиләләрдән 7 ата-ана һәм 18 бала катнашты.

Чара кысаларында төрле конкурслар үткәрелде, беркемне дә битараф калмады. "Бу күңелле бәйрәм балаларыбызны тагын да бәхетлерәк итте", - дип сөйләделәр үзәк белгечләре.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International