“Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар сәхнәләштерелгән чарада катнашты

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Күңел ачу утравы” дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы үткәрелде.  

Әлеге бәйрәмдә Арчаның 1 нче номерлы мәктәбеннән 2 сыйныф укучылары катнашты. Балаларның бәйрәменә Нескучайкин, Нескучайкина килде. Алар балалар белән бергә Нескучайкина утравына юл тоттылар. Утрауда аларны Водяной каршы алды. Ул үзенең яраткан уеннарын үткәрде: “Балык тоту”, “Сазлык”, “Сигезаяк” “Сигезаякның ничә аягы бар”. Уеннар арасында музыкаль тәнәфесләр оештырылды: “ Минем арттан кабатла”, “Водяной килсә, менә шулай эшлә”, “Без йолдызлар”. Бәйрәм җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды.

Барлык балалар да актив катнашты, йөзләре елмаю һәм шатлык белән балкып торды. Мондый чаралар балаларның әйләнә-тирә буенча белемнәрен киңәйтә, дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыта, иҗади сәләтләрен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International