Балаларны яклау көнендә Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә чара узды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 31 май көнне Яңа Савин районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясе вәкилләре һәм Казан радиомеханика көллияте волонтерлары белән берлектә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара оештырды.

Чара кысаларында "Континент" паркында интерактив программа оештырылды. Балалар алып баручылар белән бергә спорт эстафеталарында катнашты. Ахырда балалар "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясе һәм ТР Дәүләт советы депутаты Ксения Владимировадан бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International