Казанда дәүләт ярдәме белән ике эшкуарга күбрәк булачак

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районы эш белән тәэмин итү үзәге филиалында эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча быел икенче Эксперт советы утырышы узды.

Өч дәгъвачы арасыннан комиссия ике авторны билгеләде. Әлеге авторлар шушы көннәрдә бизнесларын теркәү һәм үстерер өчен субсидия алачак. Ә инде киләсе атнада Эксперт советы Казан шәһәре Идел Буе районы эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак.

Киләсе "үзмәшгульлек" программасы 2017 елның өченче кварталында планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International