Кичә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Яшел ут" дип исемләнгән чара үткәрелде.
Чара барышында балалар табышмакларга, викторина җавап бирде. Шулай ук, "Игътибарлы булыгыз", "Кызыл, сары, яшел" дидактик уеннар оештырылды.
Моннан тыш балалар янына Алабуга шәһәре Дәүләт инспекциясенең юл хәрәкәте иминлеге вәкилләре дә килде. Алар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, балалар белән әңгәмә корды һәм буклетлар тапшырды.
Рәхмәт йөзеннән һәм хезмәттәшлек өчен "Астра" үзәге кунакларга рәхмәт хатлары тапшырды.