Буада инвалид балалар өчен хәйрия төшке ашы оештырылды

2017 елның 30 мае, сишәмбе

"Радуга" клубы эшчәнлеге кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен кафеда хәйрия төшке ашы оештырды.

Балалар психологик уеннарда, викторинада катнашты, музыка тыңлады. Шуннан соң хәйрия төшке ашы бирелде, аның иганәчесе булып шәхси эшмәкәр Альберт Камалетдинов торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International