Арча комплекслы үзәге белгече тәмәкегә каршы көрәш акциясе үткәрде

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

2017 нче елның 31 маенда Арча районы “Мәрхәмәтлек үзәге” социаль педагогы Хисамова Роза «Бүләккә 20 ел гомер” дигән чара уткәрде.

Чара бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәшү көне белән бәйле иде. Аның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьүсмерләр арасында тәмәке тартуны тыю.

Чарада 35 кеше катнашты. Көн дәверендә урамдагы халыктан тәмәке тарту, тартмаулары хакында сорашу үткәрелде. Алар арасында 7 тәмәке тартучы кеше бар иде. Чарада каташучыларга тәмәке тартудан баш тартуга бөркөннек контракт төзергә тәкъдим иттеләр. Һәрберсенә файдалы киңәшләр гадәтләр язылган аңлатма тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International