Кичә, 30 май көнне Саба һәм Мамадыш районнарында "Бергә булдырачакбыз" киң колачлы социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенчакиңәйтелгән попечительләр Советы утырышузды.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мэрхемэт-Милосердие" хатын-кызлар депутат төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Дәүләт советы депутатлары Хәлил Гыйниятов һәм Геннадий Глушков, Саба һәм Мамадыш районнары башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Анатолий Иванов катнашты.
Хәзерге вакытта Саба "Тургай" приютында бөтен республикадан 25 бала тәрбияләнә. "Саба районы приютында үзгәрешләр шатландырды. Биредә кунакнамә бүлмәсе, трудотерапия кабинетлары, яңа җиһазлар барлыкка килгән", - дип кичерешләре белән уртаклашты Татьяна Ларионова.
Мамадыш "Өмет" социаль приютында кунакларны бик күңелле каршы алдылар. социаль учреждение белән танышу барышында парламентарийлар түгәрәкләр һәм секцияләр (алар 12), психолог эше һәм кунак бүлмәсе блелән танышты.