Эльмира Зарипова мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру турында сөйләячәк

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан-24" телеканалының "Төп яңалыклар" тапшыруының кунагы булачак.

Очрашуның темасы булып 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарны укудан буш вакытта эш белән тәэмин итү торды.

Шулай ук Эльмира Зарипова социаль ярдәм күрсәтү чаралары, “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру турында сөйләячәк.

Министрның чыгышын иртәгә 31 май көнне 13.30, 15.30 һәм 19.30 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International