Министр Эльмира Зарипова "Россия 24" телеканалында чыгыш ясаячак

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россия 24" телеканалының "Интервью" тапшыруының кунагы булачак.

Очрашуның темасы булып 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарны укудан буш вакытта эш белән тәэмин итү торды.

Шулай ук Эльмира Зарипова социаль ярдәм күрсәтү чаралары, “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру турында сөйләячәк.

Министрның чыгышын 1 июнь көнне 18:00-19:00 вакыт аралыгында карарга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International