Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында чираттагы киңәшмә узды. Чарага «Зеленодольский завод им.А.М. Горького» АҖ, ПФМК" ҖЧҖ, "Зеленодольский фанерный завод" ҖАҖ, "Яшел Үзән икмәк комбинаты" ҖЧҖ, ШЭ Чураков, ШЭ Опарин, ШЭ Вафина һәм ШЭ Бахронов чакырылган иде.
Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.