«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен  социаль хезмәткәр Хайбулова Р.Г.  һәм психолог Хаҗарова М.М.  “Өлкәннәр юл иминлеге мәктәбе” дигән чара үткәрде.

Чара ситуацион уеннар рәвешендә узды, анда социаль хезмәт алучылар ясаган  слайдлар, видео материаллар, светофор, юл билгеләре, урындыктан ясалма машиналар һәм җәяүле юллар билгеләре файдаланылды. Мондый уен катнашучыларга бер-беренә артык игътибарлы булырга, чараларда, төрле конкурсларда актив катнашырга,  биремнәр буенча юл билгеләрен танырга кирәклеген күрсәтте.

Катнашучылар шундый нәтиҗәгә килде ки, әгәр һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәсә, бәхетсезлек очраклары саны  юлларда кимиячәк.

Шоферларга җәяүлеләргә, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм  хөрмәт күрсәтергә дигән теләкләрен әйтте.

Чарада сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән 24 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International