Чепья мәктәбе укучыларына балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр

2017 елның 26 мае, җомга

Шушы көннәрдә Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Волонтер" иреклеләр хәрәкәте активистлары Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Ышаныч телефоны" тематик флешмобы үткәрелде.

Аны үткәрү буенча зур эшне 6 нчы сыйныф җитәкчесе Ирина Жукова башкарды.

Әлеге чараның максаты булып мәктәп балаларын ышаныч телефоны белән таныштыру торды. Катнашучылар һәм педагоглар флешмоб үткәрүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International