Экология елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр КФУның Алабуга институты зоомузеенда булды.
Чара барышында Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру, фәнни-популяр фильм күрсәтү оештырылды.
Аю һәм кабан экспонатлары өлкәннәрдә аеруча зур игътибар һәм соклану уятты.