Шушы көннәрдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Алабуга шәһәр музеенда булдылар.
Бу юлы балалар хәтер музее белән танышты. Әлеге музей Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составына кергән һәм ТР Министрлар кабинеты һәм мәдәният министрлыгы ярдәме белән төзелгән.
Экскурсия барышында балалар Алабуга халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы, аның тарихы белән танышты. Программаның алдагы этабы булып Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы турында фильмы күрсәтелде.