2017 елның май аенда Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә туладан ясалган эшләр күргәзмәсе оештырылды. "Кукмара киез итек басу комбинаты" генераль директоры кул эшләнмәләре ясау өчен тула калдыкларын тапшырды.
Трудотерапия буенча инструктор Ләйсән Кабирова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм тернәкләнү курсы узучы инвалидлар кул эшләнмәләре ясарга теләк белдерде.