Зәй районы мәктәп укучылары һөнәри юнәлеш бирүче квест-уенында көч сынашты

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Кичә, 29 майда Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче квест-уен оештырды.

Ярыш Зәй политехник колледжы базасында узды. Биредә Александр Бистәсе, Бохарай, Югары Шепкә һәм Сәвәләй авыл җирлеге гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары дүрт юнәлеш буенча студентлар ролендә булып карады.

Укучылар 4 станция узарга тиеш иде. Квест-уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Югары Шепкә мәктәбе, 2 урынны Александр Бистәсе, өченче урынны Бохарай һәм Сәвәләй мәктәбе командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International