Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Һөнәргә адым” проектын тормышка ашыруга йомгак ясады

2017 елның 30 мае, сишәмбе

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итү” һәм “Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” программасы кысаларында Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына “Һөнәргә адым” проектын тәкъдим итте. Әлеге проект хупланды һәм аны оештыру һәм гамәлгә ашыру өчен акча бүленеп бирелде.

Проект Татарстан Республикасы башкаласы Казан ярминкәсендә старт алды. Нәкъ менә шунда эшче һәм инженер һөнәрләре кампусы узды.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм мәктәп-гимназия 5-6 сыйныф укучылары белән Яр Чаллы шәһәре КидСпейс һөнәрләр шәһәрендә булды.

Проектны дәвам итеп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Сарман урта гомуми белем мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары белән тренинглар үткәрде.

“Һөнәргә адым” проектының кульминицаясендә "Минем булачак һөнәрем" темасына рәсем, иншалар, видеороликлар һәм шигырьләр конкурсы булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International