Алабуга “Яңа йорт” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Елена Голованова 25-28 майда Түбән Новгородта узган II Бөтенроссия иреклеләр форумында катнашты.
Форумның максаты булып Россия Федерациясендә "көмеш иреклеләр"не системалы үстерү өчен шартлар булдыру торды. Биредә төрле социаль юнәлешле проектларның активистлары, волонтерлык оешмалары вәкилләре, башкарма хакимият һәм социаль яклау органнары әгъзалары – барлыгы 250 кеше катнашты.
Чараның программасына мастер-класслар, дискуссия мәйданнары, интерактив зоналар, семинар һәм тренинглар керде.
Елена Голованова нәтиҗә ясап әйткәндә, "көмеш волонтерлык" тәҗрибәсен туплау, федераль оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән аралашу Алабугада һәм Алабуга социаль учреждениеләрдә иреклеләр хәрәкәтен тагын да уңышлы үстерергә ярдәм итәчәк.