"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова 8 – 11 яшьлек балигъ булмаганнар арасында "Кем мин?" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес "Минем исем" күнегүләре белән башланып китте, аның барышында һәр катнашучы үз исеме турында сөйләде. Алга таба катнашучылар газета һәм журналлардан "Минем портрет" коллажы ясады.