Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Мәскәү районы Мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада түбәндәге 12 предприятие вәкилләре катнашты: "Татхимфармпрепараты" АҖ, "Фәнни-җитештерү предприятиесе "Тасма" ҖЧҖ, "Казанский электромеханический завод" ҖЧҖ, "Казанский комбинат надомников+", "Идел-Пресс" ҖЧҖ, "Шелвуд" ҖЧҖ, "Тәмле" ҖЧҖ, "Завод металлической тары" ҖЧҖ, Газжилсервис" ҖАҖ һәм "Ростелеком".

Дәгъва кылучыларга 175 буш эш урыны тәкъдим ителде. Шулар арсында бухгалтер, мастер, инженер-электронщик, инженер-технолог, менеджер, сәүдә вәкиле, белгеч, тегүче, ашханә мөдире, шеф-повар, пешекче, бармен, буфетчик, зал администраторы, кассир, контролер, монтажчы, арматурщик, стропальщик, балта остасы, бетончы, слесарь-ремонтчы, эретеп ябыштыручы, токарь, эндокринолог табиб-терапевты, шәфкать туташы, кече шәфкать туташы, логистик, автомобиле йөртүчесе һәм башкалар булды.

Чарада 151 кеше булды, 15 граждан алды алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International