Министр Эльмира Зарипова һәм Елена Романовская хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кырым Республикасы хезмәт һәм социаль яклау министры Елена Романовская үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.

Килешү предметы булып хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ике якның үзара хезмәттәшлеге, дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү, социаль яклау яңа формаларын кертү һәм башкалар тора.

Шунысын да әйтергә кирәк, Кырым делегациясе Елена Романовская җитәкчелегендә күптән түгел Татарстанда булды. Эш визиты вакытында кунаклар Республика матди ярдәм үзәге (компенсацион түләүләр) эшчәнлеге белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International