Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә мини вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Эш эзләүчеләр белән очрашуга 2 нче Кама Аланы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Иске Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре килде.
Ярминкәгә килүчеләргә ярдәмче эшче һөнәре буенча 50 вакансия тәкъдим ителде.
Чарада 9 кеше булды. Аларга консультатив хезмәт күрсәтелде.