Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Казан шәһәре «Поволжская нерудная компания» ҖЧҖ 31 хезмәткәренә 183 мең сум һәм Түбән Кама районы «Волга» региональ битумлы компаниясе ААҖ 6 хезмәткәренә 128 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.