"Өмет" үзәге базасында һөнәри супервизия узды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре катнашында һөнәри супервизия узды.

Катнашучылар арасында Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Питрәч, Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Әтнә һәм Биектау районнарының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директорлары һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре булды.

Супервизия Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге җитәкчесенең урынбасары Людмила Чернова һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре җитәкчелегендә узды.

Үз чыгышында Людмила Чернова 442№ Федераль законны гамәлгә ашыру, социаль хезмәт алучыларның индивидуаль программаларын эшләү мәсьәләләре турында сөйләде.

Алган белемнәрен катнашучылар эшлекле уен барышында ныгытты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International