Татарстаннан Бөек Ватан сугышы ветераннары теплоходта круизга кузгалды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Казан елга порты причалында Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарының чираттагы круизына старт бирелде. Тантаналы озатуда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров катнашты.

Идел елгасы буенча сәяхәт 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел катнашучыларның гомуми саны 150 кешене тәшкил иткән, шуларның 120се ветераннар, 20 кадет мәктәпләре һәм сыйныфлары укучысы һәм 10 озатучы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International